RSS-подпискаfacebookfacebookВконтактеВконтакте
БАШ БИТ
Көнүзәк // Денис Таваев // 25.03.2020 19:55:17

Алдагы атна ял атнасы итеп игълан ителде

Алдагы атна ял атнасы итеп игълан ителде
– Русия үзенең географик урнашуына бәйле рәвештә коронавирустан читтә кала алмый. Илебезнең күршеләрендә инде җитди зарарланган дәүләтләр бар. Вирусның Русиягә үтеп керү мөмкинлегенә тулысынча киртә куеп булмый. Без эшли алган һәм эшләгән гамәл – ул профессиональ дәрәҗәдә эшләү. Төп өстенлек – гражданнарның хәвефсезлеге һәм сәламәтлеге, – дип башлады мөрәҗәгатен Русия Президенты Владимир Путин.

Ил җитәкчесе табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташларының; шулай ук хастаханәләр, поликлиникалар, ФАПлар, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәрнең “ил сакчылары” ролен башкаруы турында белдерде. Владимир Путин гражданнарны табиблар һәм хакимият органнары таләпләренә аңлап карарга чакырды.

Шул исәптән Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү датасының күчерелүе турында игълан итте.

Шулай ук алдагы атна (28 февраль – 5 апрель) хезмәт хакын саклап калу шартларында ял атнасы дип игълан ителде. Ял атнасында тормышны тәэмин итү структуралары – медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт һәм барлык хакимият органнары эшләячәк. Озын яллар авыруның таралу тизлеген киметү өчен кирәк, дип белдерде Президент.

Владимир Путин социаль-икътисади вәзгыять турында да сүз алып барды.
1. Алдагы 6 ай дәвамында гражданнарга тиешле барлык социаль пособиеләр һәм ташламалар автомат рәвештә озайтылачак. Өстәмә белешмәләр җыю өчен төрле инстанцияләргә йөрү кирәкмәячәк.

2. Президент гаиләләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген ассызыклады. Шул максатта алдагы 3 айда, апрельдән башлап, ана капиталы ала торган барлык гаиләләргә өстәмә рәвештә 3 яше тулмаган балаларның һәрберсенә 5әр мең сум түләргә тәкъдим итте. Июльдә гамәлгә кертелә торган 3-7 яшьтәге балаларга түләнә торган пособиеларны июнь аенда ук түли башларга тәкъдим ителде.

3. “Больничный”ларда булганнарга яисә эшсез калучыларга ярдәм күрсәтергә кирәк булуы турында да әйтелде. “Больничный”ның МРОТка тигез яисә күбрәк булырга тиешлеге тәкъдим ителде. Мондый нормалар бу елның азагына кадәр гамәлдә булачак.

4. Владимир Путин куллану һәм ипотека кредитларын “кредит каникуллары”на җибәрергә тәкъдим итте. Каникулларны хезмәт хакы 30 проценка кимегән һәрбер кеше ала алачак.

5. Кече һәм урта эшкуарлыкка да дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү каралган. НДСтан башка барлык салымнар да 6 айга гамәлдән чыгарылачак.

Владимир Путин дәүләт һәм җәмгыятьнең бергә килешеп эшләгән очрагында гына килеп чыккан авырлыкларга каршы торырга мөмкин булуын белдерде. Һәм үзебезнең һәм якыннарыбызның хәвефсезлеген һәм сәламәтлеген кайгыртырга киңәш бирде.


Фото: "Известия" телеканалыннан кадр

 

Автор: Денис Таваев

Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар булган...

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар булган... 28.03.2020 17:10:00 // Дөнья бу...

Узган төндә Башкортстанның Караидел районында автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булган яшь кешеләрнең шәхесе билгеле булды.


28.03.2020 17:10:00 Дәвамы 0

Уфа урамнары зарасыз булыр

Уфа урамнары зарасыз булыр 28.03.2020 16:54:37 // Көнүзәк

Яңа коронавирус таралмасын өчен 28 мартта Уфа юлларын дезинфекцияләү башланды. Техника шәһәр территорияләрен дезинфекцияләү өчен җиһазландырылды.


28.03.2020 16:54:37 Дәвамы 16

Хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр?

Хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр? 28.03.2020 15:45:00 // Мәдәният һәм сәнгать

Intertat.tatar сайты Роберт Миңнуллинның төрле матбугат чараларында басылган фикерләреннән юллар биргән. Шулар арасында Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасименнән соң әйткән сүзләре дә бар.


28.03.2020 15:45:00 Дәвамы 100

Шәммәт бүген елый инде…

Шәммәт бүген елый инде… 28.03.2020 15:42:12 // Милләт

Роберт абыйны мәңгелек йортына озатабыз. Аның "Кызыл таң" кызларына булган җылылыгы булмаса, белмәссең, йөрәк өзелеп төшәр иде.


28.03.2020 15:42:12 Дәвамы 162

Коронавируслы кеше Сибайда ит саткан...

Коронавируслы кеше Сибайда ит саткан... 28.03.2020 15:38:48 // Көнүзәк

Чиләбе өлкәсендә яшәүче коронавирус йөртүче кеше Сибайда Матросов урамы 4нче санлы йорты адресы буенча урнашкан «Воскресный» базарында ит белән сәүдә иткән.


28.03.2020 15:38:48 Дәвамы 144

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш...

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш... 28.03.2020 12:45:00 // Шәхес

Роберт абый Миңнуллин 1966 елда Илеш районының Карабаш урта мәктәбен тәмамлаган.


28.03.2020 12:45:00 Дәвамы 222

Башкортстан Роберт Миңнуллин белән хушлаша

Башкортстан Роберт Миңнуллин белән хушлаша 28.03.2020 12:41:50 // Милләт

Республика вәкилләре Казанда Роберт Миңнуллин мәтаменә багышланган чараларда катнаша.


28.03.2020 12:41:50 Дәвамы 561

45 яшьлек якташыбыз Кубада үлгән

45 яшьлек якташыбыз Кубада үлгән 28.03.2020 12:35:00 // Сәламәтлек саклау

Коронавирус йоктыручы ирнең хатыны да чирле.


28.03.2020 12:35:00 Дәвамы 301

Флера Шәриповадан йөрәк авазы

Флера Шәриповадан йөрәк авазы 28.03.2020 12:26:05 // Шәхес

Их, Роберт абый, Сез дә китеп бардыгыз... Урыныгыз оҗмахта булсын.


28.03.2020 12:26:05 Дәвамы 134

Яңа өйләнешүчеләр авариядә үлгән

Яңа өйләнешүчеләр авариядә үлгән 28.03.2020 12:05:00 // Дөнья бу...

Бүген төнлә Караидел районында «Лада Гранта» руле артындагы 40 яшьлек ир дүрт җәяүлене бәрдергән.


28.03.2020 12:05:00 Дәвамы 286

Таиландтан кайтучыларга - махсус такси

Таиландтан кайтучыларга - махсус такси 28.03.2020 12:04:36 // Җәмгыять

Бүген иртән Уфа халыкара аэропортына Пхукет-Уфа рейсы самолеты килеп төште.


28.03.2020 12:04:36 Дәвамы 127

Марат Кәбиров әйтсә әйтә инде...

Марат Кәбиров әйтсә әйтә инде... 28.03.2020 11:29:55 // Милләт

Ул бит Атнабайлар, Миңнуллиннар эзенә басып килүче әдип.


28.03.2020 11:29:55 Дәвамы 206

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар 28.03.2020 11:00:00 // Дөнья бу...

Чөнки кибеттә аларга бер хатын төчкергән.


28.03.2020 11:00:00 Дәвамы 199

  Якташыбыз һәлак булган. Тәтешле кайгыда

Якташыбыз һәлак булган. Тәтешле кайгыда 28.03.2020 10:44:16 // Милләт

Кичә, 26 мартта, Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы юл һәлакәтендә һәлак булган.


28.03.2020 10:44:16 Дәвамы 292

Ә мыегы, ә шуклыгы!

Ә мыегы, ә шуклыгы! 28.03.2020 10:35:48 // Милләт

Каләм осталары халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә бер тында язылган әсәрләрен тәкъдим итә. Сүз - "Кызыл таң" гәзитенең үз хәбәрчесе булып та ихтирам яулаган шагыйрә Рафига Усмановага.


28.03.2020 10:35:48 Дәвамы 129

Ришат Төхвәтуллин Салаватны уздырган

Ришат Төхвәтуллин Салаватны уздырган 28.03.2020 10:27:59 // Мәдәният һәм сәнгать

Нинди ярышка чыккан безнең якташлар?


28.03.2020 10:27:59 Дәвамы 209

Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чараларны раслады

Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чараларны раслады 28.03.2020 10:20:39 // Көнүзәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә югары әзерлек режимы турындагы Указга төзәтмәләр кертте.


28.03.2020 10:20:39 Дәвамы 153

Хуш, халкыбызның бөек улы!

Хуш, халкыбызның бөек улы! 28.03.2020 10:15:00 // Көнүзәк

Бүген халкыбызның бөек улы - Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин белән хушлашу көне.


28.03.2020 10:15:00 Дәвамы 192

Әлегәчә булганы юк иде

Әлегәчә булганы юк иде 28.03.2020 08:14:58 // Икътисад

Президент Владимир Путин саклыкка салынган акчалардан һәм кыйммәтле кәгазьләрдән булган керемгә 13 процент салым салырга тәкъдим итте.


28.03.2020 08:14:58 Дәвамы 140

Без төзибез яңа, яхшысын!

Без төзибез яңа, яхшысын! 28.03.2020 08:10:38 // Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомүмдәүләт проекты кысаларында халыкка файдалы байтак эшләр башкарыла.


28.03.2020 08:10:38 Дәвамы 27