RSS-подпискаfacebookfacebookВконтактеВконтакте
БАШ БИТ
Җиңүгә 75 ел // Фануз Хабибуллин // 26.03.2020 16:25:00

93 яшьтә дә оста танкист ул!

93 яшьтә дә оста танкист ул!

Үзәк хәрби округның 2нче гомумгаскәри армиясе командованиесе Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә сугыш ветеранына Ырынбур өлкәсендәге Тоцкий полигонына баруны оештырды.

93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәүф Сәләх улы Гәрәев фронтны легендар "Т-34" танкының механик-йөртүчесе булып үткән. “Бу - 14 апрельдә булачак туган көнемә генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына да иң яхшы бүләк!”, - дип ассызыклады Габдрәүф Гәрәев.

“Менә бу - чын герой! Хәтерлисезме, узган елда безнең ветеран-танкист Габдрәүф Гәрәев Караиделдә "Т-34" танкында йөреп кайткан иде. Быел ул инде Ырынбур өлкәсендәге Тоцкой полигонында заманча "Т-72" хәрби танкын сынап карады. 93 яшьлек ветеран танк белән үзе идарә итте һәм аның техник характеристикаларын эштә бәяләде.

15 минут эчендә Габдрәүф Сәләх улы идарәне тикшерә һәм арытаба, яшьлеген искә төшереп, полигонны гусеницалар белән чуарлап, бик матур итеп узды. Бәхетле һәм канәгать булып, өенә - Бәләбәй районына кайтып китте. Менә шундый актив, шат күңелле, энергияле кешеләрдән үрнәк алырга кирәк!” дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Фейсбук”тагы битендә.

Фото: “Фейсбук”.

Автор: Фануз Хабибуллин

Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар булган...

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар булган... 28.03.2020 17:10:00 // Дөнья бу...

Узган төндә Башкортстанның Караидел районында автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булган яшь кешеләрнең шәхесе билгеле булды.


28.03.2020 17:10:00 Дәвамы 0

Уфа урамнары зарасыз булыр

Уфа урамнары зарасыз булыр 28.03.2020 16:54:37 // Көнүзәк

Яңа коронавирус таралмасын өчен 28 мартта Уфа юлларын дезинфекцияләү башланды. Техника шәһәр территорияләрен дезинфекцияләү өчен җиһазландырылды.


28.03.2020 16:54:37 Дәвамы 16

Хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр?

Хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр? 28.03.2020 15:45:00 // Мәдәният һәм сәнгать

Intertat.tatar сайты Роберт Миңнуллинның төрле матбугат чараларында басылган фикерләреннән юллар биргән. Шулар арасында Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасименнән соң әйткән сүзләре дә бар.


28.03.2020 15:45:00 Дәвамы 100

Шәммәт бүген елый инде…

Шәммәт бүген елый инде… 28.03.2020 15:42:12 // Милләт

Роберт абыйны мәңгелек йортына озатабыз. Аның "Кызыл таң" кызларына булган җылылыгы булмаса, белмәссең, йөрәк өзелеп төшәр иде.


28.03.2020 15:42:12 Дәвамы 162

Коронавируслы кеше Сибайда ит саткан...

Коронавируслы кеше Сибайда ит саткан... 28.03.2020 15:38:48 // Көнүзәк

Чиләбе өлкәсендә яшәүче коронавирус йөртүче кеше Сибайда Матросов урамы 4нче санлы йорты адресы буенча урнашкан «Воскресный» базарында ит белән сәүдә иткән.


28.03.2020 15:38:48 Дәвамы 144

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш...

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш... 28.03.2020 12:45:00 // Шәхес

Роберт абый Миңнуллин 1966 елда Илеш районының Карабаш урта мәктәбен тәмамлаган.


28.03.2020 12:45:00 Дәвамы 222

Башкортстан Роберт Миңнуллин белән хушлаша

Башкортстан Роберт Миңнуллин белән хушлаша 28.03.2020 12:41:50 // Милләт

Республика вәкилләре Казанда Роберт Миңнуллин мәтаменә багышланган чараларда катнаша.


28.03.2020 12:41:50 Дәвамы 561

45 яшьлек якташыбыз Кубада үлгән

45 яшьлек якташыбыз Кубада үлгән 28.03.2020 12:35:00 // Сәламәтлек саклау

Коронавирус йоктыручы ирнең хатыны да чирле.


28.03.2020 12:35:00 Дәвамы 301

Флера Шәриповадан йөрәк авазы

Флера Шәриповадан йөрәк авазы 28.03.2020 12:26:05 // Шәхес

Их, Роберт абый, Сез дә китеп бардыгыз... Урыныгыз оҗмахта булсын.


28.03.2020 12:26:05 Дәвамы 134

Яңа өйләнешүчеләр авариядә үлгән

Яңа өйләнешүчеләр авариядә үлгән 28.03.2020 12:05:00 // Дөнья бу...

Бүген төнлә Караидел районында «Лада Гранта» руле артындагы 40 яшьлек ир дүрт җәяүлене бәрдергән.


28.03.2020 12:05:00 Дәвамы 286

Таиландтан кайтучыларга - махсус такси

Таиландтан кайтучыларга - махсус такси 28.03.2020 12:04:36 // Җәмгыять

Бүген иртән Уфа халыкара аэропортына Пхукет-Уфа рейсы самолеты килеп төште.


28.03.2020 12:04:36 Дәвамы 127

Марат Кәбиров әйтсә әйтә инде...

Марат Кәбиров әйтсә әйтә инде... 28.03.2020 11:29:55 // Милләт

Ул бит Атнабайлар, Миңнуллиннар эзенә басып килүче әдип.


28.03.2020 11:29:55 Дәвамы 206

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар 28.03.2020 11:00:00 // Дөнья бу...

Чөнки кибеттә аларга бер хатын төчкергән.


28.03.2020 11:00:00 Дәвамы 199

  Якташыбыз һәлак булган. Тәтешле кайгыда

Якташыбыз һәлак булган. Тәтешле кайгыда 28.03.2020 10:44:16 // Милләт

Кичә, 26 мартта, Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы юл һәлакәтендә һәлак булган.


28.03.2020 10:44:16 Дәвамы 292

Ә мыегы, ә шуклыгы!

Ә мыегы, ә шуклыгы! 28.03.2020 10:35:48 // Милләт

Каләм осталары халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә бер тында язылган әсәрләрен тәкъдим итә. Сүз - "Кызыл таң" гәзитенең үз хәбәрчесе булып та ихтирам яулаган шагыйрә Рафига Усмановага.


28.03.2020 10:35:48 Дәвамы 129

Ришат Төхвәтуллин Салаватны уздырган

Ришат Төхвәтуллин Салаватны уздырган 28.03.2020 10:27:59 // Мәдәният һәм сәнгать

Нинди ярышка чыккан безнең якташлар?


28.03.2020 10:27:59 Дәвамы 209

Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чараларны раслады

Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чараларны раслады 28.03.2020 10:20:39 // Көнүзәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә югары әзерлек режимы турындагы Указга төзәтмәләр кертте.


28.03.2020 10:20:39 Дәвамы 153

Хуш, халкыбызның бөек улы!

Хуш, халкыбызның бөек улы! 28.03.2020 10:15:00 // Көнүзәк

Бүген халкыбызның бөек улы - Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин белән хушлашу көне.


28.03.2020 10:15:00 Дәвамы 192

Әлегәчә булганы юк иде

Әлегәчә булганы юк иде 28.03.2020 08:14:58 // Икътисад

Президент Владимир Путин саклыкка салынган акчалардан һәм кыйммәтле кәгазьләрдән булган керемгә 13 процент салым салырга тәкъдим итте.


28.03.2020 08:14:58 Дәвамы 140

Без төзибез яңа, яхшысын!

Без төзибез яңа, яхшысын! 28.03.2020 08:10:38 // Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомүмдәүләт проекты кысаларында халыкка файдалы байтак эшләр башкарыла.


28.03.2020 08:10:38 Дәвамы 27