RSS-подпискаfacebookfacebookВконтактеВконтакте
БАШ БИТ
Мәгариф // Зөлфия Фәтхетдинова // 26.03.2020 15:25:00

Быел БДИ булачакмы?

Быел БДИ булачакмы?
Билгеләрне укучыларның өлгерешенә карап куячаклар, дигән фикер дә бар.

Мәскәүнең 686нчы мәктәбе директоры Сергей Казарновский билгеләвенчә, коронавирус эпидемиясе сәбәпле, мәктәпләр өченче чиректә уку вакытының ике атна ярымын югалтты, ә Русиядә “май бәйрәмнәре”нә бәйле рәвештә, дүртенче чирек бөтенләй булмый диярлек.

Шуңа быел чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга әзерләнү аеруча авыр булачак, ди Казарновский. Аның фикеренчә, бу чыгарылыш имтиханнарын тапшыруның һәм университетларга керүнең традицион модельләренә әйләнеп кайту өчен сәбәп булырга мөмкин. Ул, шулай ук, БДИ киләсе елга күчерелергә мөмкин, дип фаразлый.

Академик Алексей Семенов исә, Бердәм дәүләт имтиханын онлайн-режимда тапшыруны оештыру иң яхшы вариант булыр иде, дип белдерә. Аның фикеренчә, БДИ уздырганда җитди хокук бозулар булачак дип куркырга кирәкми, чөнки онлайн-режимда имтихан тапшыру процессын күзәтеп торырга мөмкинлек бирүче прокторинг системасы бар.

Педагогик осталык үзәге директоры Иван Ященко, БДИ системасы традицион имтиханнар белән чагыштырганда алдынгырак, дип саный. Ул Бердәм дәүләт имтиханын кечкенә төркемнәр белән тапшырырга киңәш итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә ассызыклануынча, БДИ оештыруның төрле вариантларын карыйлар, әмма карар майның икенче декадасыннан да иртәрәк кабул ителмәячәк. Ул вакытка эпидемиологик хәл ачыкланачак.

Дәүләт думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Лариса Тутова да БДИны дистанцион форматта үткәрү мөмкинлеге турында белдерә. Тик күп кенә балалар Интернетка тоташа алмый, шул сәбәпле, комитетта мәктәпләр базасында имтихан тапшыруның махсус пунктларын оештырырга тәкъдим итәләр.

Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Савельев, коронавирус аркасында быел БДИны гамәлдән чыгарырга һәм аттестацияне укучыларның агымдагы өлгерешенә карап үткәрергә кирәк, дип саный.
 
 

Фото: activityedu.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ

"Мин аны тәрбияли алмыйм..."

"Мин аны тәрбияли алмыйм..." 28.03.2020 20:15:00 // Хокук

Бер хатын тыңлашмаган өчен баласы ризыгына агу кушып биргән.


28.03.2020 20:15:00 Дәвамы 0

 Тиз арада, югары сыйфат белән

Тиз арада, югары сыйфат белән 28.03.2020 19:46:00 // Бердәмлек

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районындагы «Зубово» индустриаль паркында вакытлыча клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген төзүгә әзерлек барышы белән танышты.


28.03.2020 19:46:00 Дәвамы 15

 Ришатка - мәче, көлүләре әче...

Ришатка - мәче, көлүләре әче... 28.03.2020 19:43:05 // Кызыклы яңалыклар

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны өйләндерәлми бер булган идек, юлы табылган бит!


28.03.2020 19:43:05 Дәвамы 55

Барыбызга да җитәргә тиеш!

Барыбызга да җитәргә тиеш! 28.03.2020 19:37:28 // Көнүзәк

Башкортстан даруханәләренә 200 меңнән артык битлек кайтарылган, тагын 700 мең битлек килер дип көтелә.


28.03.2020 19:37:28 Дәвамы 11

Абыйсына пычак кадаган...

Абыйсына пычак кадаган... 28.03.2020 19:35:00 // Хокук

Бу коточкыч хәл Мәчетле районында 21 мартта булган.


28.03.2020 19:35:00 Дәвамы 41

Ырынбур кешесе коронавирустан үлгән

Ырынбур кешесе коронавирустан үлгән 28.03.2020 19:25:00 // Сәламәтлек саклау

Корбаннар саны алтыга җитте.


28.03.2020 19:25:00 Дәвамы 105

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар булган...

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар булган... 28.03.2020 17:10:00 // Дөнья бу...

Узган төндә Башкортстанның Караидел районында автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булган яшь кешеләрнең шәхесе билгеле булды.


28.03.2020 17:10:00 Дәвамы 569

Уфа урамнары зарасыз булыр

Уфа урамнары зарасыз булыр 28.03.2020 16:54:37 // Көнүзәк

Яңа коронавирус таралмасын өчен 28 мартта Уфа юлларын дезинфекцияләү башланды. Техника шәһәр территорияләрен дезинфекцияләү өчен җиһазландырылды.


28.03.2020 16:54:37 Дәвамы 63

Хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр?

Хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр? 28.03.2020 15:45:00 // Мәдәният һәм сәнгать

Intertat.tatar сайты Роберт Миңнуллинның төрле матбугат чараларында басылган фикерләреннән юллар биргән. Шулар арасында Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасименнән соң әйткән сүзләре дә бар.


28.03.2020 15:45:00 Дәвамы 193

Шәммәт бүген елый инде…

Шәммәт бүген елый инде… 28.03.2020 15:42:12 // Милләт

Роберт абыйны мәңгелек йортына озатабыз. Аның "Кызыл таң" кызларына булган җылылыгы булмаса, белмәссең, йөрәк өзелеп төшәр иде.


28.03.2020 15:42:12 Дәвамы 319

Коронавируслы кеше Сибайда ит саткан...

Коронавируслы кеше Сибайда ит саткан... 28.03.2020 15:38:48 // Көнүзәк

Чиләбе өлкәсендә яшәүче коронавирус йөртүче кеше Сибайда Матросов урамы 4нче санлы йорты адресы буенча урнашкан «Воскресный» базарында ит белән сәүдә иткән.


28.03.2020 15:38:48 Дәвамы 259

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш...

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш... 28.03.2020 12:45:00 // Шәхес

Роберт абый Миңнуллин 1966 елда Илеш районының Карабаш урта мәктәбен тәмамлаган.


28.03.2020 12:45:00 Дәвамы 274

Башкортстан Роберт Миңнуллин белән хушлаша

Башкортстан Роберт Миңнуллин белән хушлаша 28.03.2020 12:41:50 // Милләт

Республика вәкилләре Казанда Роберт Миңнуллин мәтаменә багышланган чараларда катнаша.


28.03.2020 12:41:50 Дәвамы 724

45 яшьлек якташыбыз Кубада үлгән

45 яшьлек якташыбыз Кубада үлгән 28.03.2020 12:35:00 // Сәламәтлек саклау

Коронавирус йоктыручы ирнең хатыны да чирле.


28.03.2020 12:35:00 Дәвамы 373

Флера Шәриповадан йөрәк авазы

Флера Шәриповадан йөрәк авазы 28.03.2020 12:26:05 // Шәхес

Их, Роберт абый, Сез дә китеп бардыгыз... Урыныгыз оҗмахта булсын.


28.03.2020 12:26:05 Дәвамы 171

Яңа өйләнешүчеләр авариядә үлгән

Яңа өйләнешүчеләр авариядә үлгән 28.03.2020 12:05:00 // Дөнья бу...

Бүген төнлә Караидел районында «Лада Гранта» руле артындагы 40 яшьлек ир дүрт җәяүлене бәрдергән.


28.03.2020 12:05:00 Дәвамы 319

Таиландтан кайтучыларга - махсус такси

Таиландтан кайтучыларга - махсус такси 28.03.2020 12:04:36 // Җәмгыять

Бүген иртән Уфа халыкара аэропортына Пхукет-Уфа рейсы самолеты килеп төште.


28.03.2020 12:04:36 Дәвамы 158

Марат Кәбиров әйтсә әйтә инде...

Марат Кәбиров әйтсә әйтә инде... 28.03.2020 11:29:55 // Милләт

Ул бит Атнабайлар, Миңнуллиннар эзенә басып килүче әдип.


28.03.2020 11:29:55 Дәвамы 255

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар 28.03.2020 11:00:00 // Дөнья бу...

Чөнки кибеттә аларга бер хатын төчкергән.


28.03.2020 11:00:00 Дәвамы 239

  Якташыбыз һәлак булган. Тәтешле кайгыда

Якташыбыз һәлак булган. Тәтешле кайгыда 28.03.2020 10:44:16 // Милләт

Кичә, 26 мартта, Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы юл һәлакәтендә һәлак булган.


28.03.2020 10:44:16 Дәвамы 367